news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өйдә укучы сәламәтлеге чикле булган балалар бушлай туклана алачак

«Өйдә белем алучы укучыларны тукландыруны тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагында торды», - диде Алсу Әсәдуллина.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәгариф турындагы республика законындагы үзгәрешләр өйдә белем алучы инвалид балаларны бушлай тукландыру мөмкинлеген бирәчәген әйтте.

«Өйдә белем алучы укучыларны тукландыруны тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагында торды. Әмма гамәлдәге законда бу мәсьәлә тәгаенләнмәгән иде, балалар яшәгән дәүләт учреждениеләренә күрсәтмә генә бар. Төзәтмәләр безгә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән барлык балаларны, шул исәптән, өйдәге балаларны да бушлай туклану белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышындагы чыгышында.

Алсу Әсәдуллина «Мәгариф турында» дип исемләнгән Татарстан канунына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты тәкъдим итте. «Проект документны федераль законнарга туры китереп эшләүгә юнәлдерелгән. Закон проектында ике тапкыр түләүсез туклану белән тәэмин ителә торган укучылар категориясе тәгаенләнә. Сүз сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, мәгариф оешмаларында яшәмәгән укучылар турында бара», - диде ул.

«Закон проекты дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программаларына укучыларны тукландыру белән тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертә», - дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, федераль кануннарда укучыларның әлеге категориясен туклану белән тәэмин итү тәртибендә бердәм фикер юк. «Ягъни ул коры паек, акчалата компенсация һ.б. булырга мөмкин. Тәртипне кабул иткәндә, Татарстан бюджеты мөмкинлекләрен исәпкә алу мөмкинлеге булачак», - дип ачыклык кертте Алсу Әсәдуллина.

«Өйдә белем алучы инвалид балалар өчен дәүләт мәгариф оешмалары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында, шуңа күрә туклану белән тәэмин итү тәртибе министрлыкка тәкъдим ителде. Кайбер муниципаль мәгариф оешмаларында да сәламәтлеге чикле булган балалар белем ала. Бу очракта җирле үзидарә органнары да тәртип урнаштыра, - диде мәгариф һәм фән министры урынбасары.

  • Комитет депутатлары закон проектын хуплады, хәзер ул Татарстан Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100