Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада меңнән артык мәдәният учреждениесе хезмәткәре өстәмә белем алачак
«Республиканың ерак районнарындагы мәдәни-ял учреждениеләрендә кадрлар җитмәве сизелә», - диде Юлия Әдһәмова.
Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, республикада социаль-мәдәни ял оештыру өлкәсендә креатив кадрлар җитешми.
Юлия Әдһәмова 2019 елдан «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында «Мәдәният» илкүләм проекты буенча югары уку йортлары базасында мәдәният һәм сәнгать учреждениесе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү уздырылуын искәртте. «Быел план буенча 1,2 меңнән артык белгеч белем алырга тиеш», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышындагы чыгышында.
«Бу проблема республиканың ерак районнарындагы мәдәни-ял учреждениеләрендә сизелә. Кадрлар проблемасын хәл итүнең төп юлы - социаль-мәдәни өлкәнең реаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, профессиональ кадрлар әзерләү», - диде Юлия Әдһәмова.
Аның сүзләренчә, инновацион технологияләргә ия булган һәм рекреатив-күңел ачу ялын оештыра алучы кадрларны әзерләү таләп ителә.
«Мәдәният учреждениесенең күпфункцияле моделен стратегик планлаштыруга, маркетинг тикшеренүләренә, пиарга, социомәдәни проектлауга һ.б. тармаклардагы белгечләрдән башка төзеп булмый», - дип саный министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз