news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемиядән соң Татарстанда клуб берләшмәләре саны кимегән

«Төп сәбәбе – короновирус инфекциясе таралу куркынычы белән барлыкка килгән чикләү чараларының дәвам итүе», - дип аңлатты Юлия Әдһәмова.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәзерге вакытта Татарстанда клуб берләшмәләре саны кимү күзәтелүе турында әйтте.

«2020 ел белән чагыштырганда, төбәктә клуб берләшмәләре 37гә кимегән. 2021 елда клуб берләшмәләре кыскартылуының төп сәбәбе – короновирус инфекциясе таралу куркынычы белән барлыкка килгән чикләү чараларының дәвам итүе һәм 65 яшьтән өлкән кешеләрнең изоляциядә булуы», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышындагы чыгышында.

Юлия Әдһәмова фикеренчә, әлеге күрсәткеч бу ел нәтиҗәләре буенча, барлык чикләүләр бетерелгәч, үзгәрер дип уйлый. «Төп аудитория – өлкәннәр. Күрсәткечләрнең кимүенә карамастан, Татарстан Россия төбәкләре арасында клуб берләшмәләр саны буенча беренче урында тора. Республикада барлыгы 15 777 клуб берләшмәсе исәпләнә», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100