news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юл һәлакәтендә үлгән сабый һәм аның әнисе куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган

Республика Дәүләт автоинспекциясе балаларны юл-транспорт һәлакәтләрендә җитди имгәнүләрдән автокреслолар саклап кала алуын искәртә.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 13 ноябрь төнендә Алабуга районының Колосовка авылы янындагы юлда фаҗига булган. «Нива» йөртүчесе, алда бара торган машинаны узу өчен, тыелган урында каршы як юлга чыга һәм «Лада» белән бәрелешә.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә куркыныч авариянең нечкәлекләре турында сөйләделәр.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында дүрт айлык бала әнисе кулында булган. Хатын-кыз сүзләренә караганда, бала елаган, шуңа, аны тынычландыру өчен, ана баласын автокреслодан кулына алган. Моннан тыш, әнисе үзе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстан юлында дүрт айлык баланың һәлак булуын, автомобиль йөртүчеләре һәм пассажирның авыр җәрәхәтләр алуы турында хәбәр иткән иде.

Республика Дәүләт автоинспекциясе балаларны юл-транспорт һәлакәтләрендә җитди имгәнүләрдән автокреслолар саклап кала алуын искәртә. ЮХИДИ хезмәте ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot