Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт айлык бала үлгән
Алабуга районында «Нива» һәм «Лада» автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). 13 ноябрь төнендә Алабуга районының Колосовка авылы янында булган юл фаҗигасендә дүрт айлык бала үлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Нива» йөртүчесе, алда бара торган машинаны узу өчен, тыелган урында каршы як юлга чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Авариядә «Нива» машинасында баручы дүрт айлык бала һәлак булган. Дүрт кешене хастаханәгә алып киткәннәр.
Һәлакәткә кадәр сабый автокреслода була. Елый башлагач, баласын әнисе кулына алган дигән мәгълүмат бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз