news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Салават Путинның тәкъдим ителүе турында: Башка вариант була алмый

Җырчы Салават Путинның тәкъдим ителүе турында: Башка вариант була алмый
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиянең атказанган артисты, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителүен ничек бәяләве турында «Татар-информ»га сөйләде.

«Башка вариант юк һәм була да алмый, — дип кистереп әйтте республика халкының яраткан җырчысы. — Владимир Владимировичның башлангычлары күп, һәм ул аларны уңышлы тәмамларга тиеш. Ул төгәл кеше. Эш кешесе. Мин улыма шулай дим: Россия тарихында бу беренче аек фикерле президент — һәм туры, һәм күчерелмә мәгънәдә. Без аннан бик уңдык», – дип фикерләре белән уртаклашты артист.

Салават шулай ук март аенда Россия Президентын сайлауга барачагын әйтте.

Россия Президентын сайлаулар өч көн — 2024 елның 15-17 мартында узачак, дип хәбәр итә Россия Үзәк сайлау комиссиясе. Җиңгән очракта, Владимир Путин өчен бу инде бишенче президент каденциясе булачак.

Исегезгә төшерәбез, яңа срокка тәкъдим ителү карары турында Владимир Путин бүген — Ватан Геройлары көне уңаеннан уздырылган тантанада игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot