news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин яңа президент срогына кандидатурасын тәкъдим итү планы турында белдерде

Путин яңа президент срогына кандидатурасын тәкъдим итү планы турында белдерде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин яңа президентлык срогына кандидатурасын тәкъдим итү планнары турында әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия лидеры үз ниятләре белән махсус хәрби операциядә катнашучы — Донецк Халык Республикасы Герое Артем Жога белән әңгәмә барышында уртаклашты, дип билгеләп үтә агентлык.

Җиңү очрагында Владимир Путин өчен бу бишенче Президент каденциясе булачак.

Кичә Федерация Советы президент сайлауларын 2024 елның 17 мартына билгеләде.

Үз чиратында, Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова белдергәнчә, ул өч көн – 15 марттан 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot