news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Салават: Чын татар рус телендә акцент белән сөйләшергә тиеш

Җырчы Салават: Чын татар рус телендә акцент белән сөйләшергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов үзен бәхетле кеше дип санавын белдерде, чөнки ул Татарстанда яши һәм туган телендә сөйләшә. Бу хакта җырчы «Мәскәү — Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында сөйләде.

«Татар теле турында бик күп сөйләшәләр, бигрәк тә Татарстанда. Кайберәүләр туган телдә сөйләшүчеләр ел саен кими бара дип курка. Кемдер борчыла, баш күтәрә, яза. Минемчә, сугышырга, язарга, кычкырырга, урамга флаглар белән чыгарга кирәкми», — диде Фәтхетдинов.

Аның фикеренчә, тел сакланып калсын өчен, бу телдә сөйләшергә кирәк, бигрәк тә өйдә.

«Дустым Саша: «Мин бит татар, әмма татарча начар сөйләшәм. Сүгенеп караргамы соң...», -ди. Мин: «Моны син булдыра алмыйсың», - дим. Чын татарлар татар телендә сөйләшәләр, ә рус телендә сүгенәләр», — дип шаярта җырчы.

Ул ниндидер сәбәпләр аркасында татар телендә сөйләшергә оялган кешеләргә җырларга тәкъдим итүен әйтте. Артист сүзләренчә, иң яхшы сүзләр - татар җырларында.

«Күпләр акценттан ояла. Бу темага да мин һәрвакыт шаяртам: чын татар рус телендә акцент белән сөйләшергә тиеш. Ул үзенең туган телен 100 процент белергә тиеш», - диде Фәтхетдинов.

Ахырда ул татар теленең бик матур тел булуын тагын бер кат ассызыклады. «Безнең Россия — күпмилләтле, әмма мин Татарстанны яратам», — дип нәтиҗә ясады җырчы.

Бүген Россия башкаласында тугызынчы «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100