news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия башкаласында «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумы ачылды

Бүген Россия башкаласында «Мәскәү - Татарстан күпере» 9нчы яшьләр форумы ачылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Быел форум Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына багышланган. Шуңа күрә очрашуның күп балалы гаиләләрнең Мәскәү хоры чыгышы белән ачылуы очраклы түгел.

Аннары чарада катнашучыларны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сәламләде. «Бу елларда яшьләр алдында уннарча спикер чыгыш ясады. Аларның киңәшләре файдалы булганына ышанам», - диде ул.

Әхмәтшин студентларга һәм аспирантларга уңышлар теләде. «Бары алга», - дип белдерде ул.

«Мәскәү - Татарстан күпере» форумы - ул мәйданчык, анда спикерлар, шәхси тәҗрибәгә таянып, яшьләр белән һөнәр сайлау, уңышка ирешү буенча яшьләр советлары белән уртаклашалар, сорауларга җавап бирәләр.

Ел саен төрле һөнәри өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән татарстанлылар студентлар һәм эшләүче яшьләр белән очраша. «Мәскәү-Татарстан күпере» беренче яшьләр форумы 2015 елда узды.

Чараны Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100