news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Георгий Ибушев үз исемен ни өчен татар исеменә алыштырмавын сөйләде

Җырчы Георгий Ибушев үз исемен ни өчен татар исеменә алыштырмавын сөйләде
Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты, шагыйрь Георгий Ибушевка заманында исемен татар исеме итеп үзгәртергә тәкъдим иткәннәр. Бу турыда җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә сөйләде. Үзәктә Георгий Ибушевның концерты булды.

«Андый җилләр миңа да кагылды. Телефоннарга кадәр ун-унбиш сантиметрга күтәрелде, өстәлгә суккач. Безнең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов бар иде. Әйбәт кеше иде ул. Әйдә, исемеңне алыштыр, я Гәрәй, я Гали, я теге-бу. Мин әйтәм, нишләп, минәйтәм, үз исемем бар бит минем. Син паспортта каласың, ди. Минәйтәм, юк, алыштырмыйм, нишләп сез алыштырмыйсыз соң, Илья булмыйсыз? Минем үз исемем бит ул, ди. Мин әйтәм: «Минеке нәрсә, эт исемеме әллә?». Кулын селтәде дә, шуннан калды», – дип уртаклашты Георгий Ибушев.

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның җырчы Георгий Ибушевка «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә тәкъдим итүе турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

  • Георгий Мефодиевич Ибушев – Татарстанның Мамадыш районы Владимир авылында туган. Россиянең атказанган артисты (2019), Татарстан Республикасының халык артисты (2000). Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты, шигырь китаплары авторы. Аңа 65 яшь.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100