news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Сабиров Георгий Ибушевка Россия халык артисты исемен бирү мәсьәләсен күтәрүне сорый

Рәшит Сабиров сүзләренчә, җырчыларга мөнәсәбәт бик аксады.

Рәшит Сабиров Георгий Ибушевка Россия халык артисты исемен бирү мәсьәләсен күтәрүне сорый
Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров җырчы Георгий Ибушевка «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исем бирелергә тиеш дигән фикердә. Бу турыда ул Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган Георгий Ибушев концертында әйтте.

«Әйтегез әле, мондый тавыш кемдә бар? Беркемдә юк. Аңа Россиянең атказанган артисты дигән исем биргәннәр, ләкин ул Россиянең халык артисты дигән мактаулы исемгә бик лаеклы җырчы. Людмила Данилована, күтәрегез әле бу мәсьәләне. Моны Миңнеханов дәрәҗәсендә, хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрегез әле», – дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусовага.

Рәшит Сабиров сүзләренчә, җырчыларга мөнәсәбәт бик аксады. «Моңлы җырчы Илһам Шакировны күргәнегез бармы телевизорда? Юк. Илһам Шакировны да күрсәтмиләр хәзер. Хатын-кызлардан Әлфия Авзалованы да күрсәтмиләр хәзер телевизорда. Хәйдәр Бигичевны да күргәнебез юк безнең. Менә шушындый дәрәҗәгә төштек без, кадерле дуслар, үзебезнең Республикада. Ә без Георгийны күтәрергә тиеш», – диде Рәшит Сабиров.

Керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә оештырылган Георгий Ибушев концерты тамашачылар белән очрашу, аралашу чарасы буларак узды. Аны Рәшит Сабиров алып барды.

  • Георгий Ибушев – Россиянең атказанган артисты (2019), ТР халык артисты (2000). Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты, шигырь китаплары авторы. Аңа 65 яшь.
  • 2019 елның 4 сентябрь көнне Министрлар Кабинетының «Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк» дәүләт бюджет учреждениесен төзү» турындагы карары чыкты. Бина 2018 елда файдалануга тапшырылган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100