news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Эльмира Сөләйманованың кайда җирләнәчәге билгеле

Җырчы Эльмира Сөләйманованың кайда җирләнәчәге билгеле
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы иртәгә, 17 декабрь көнне, Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратына җирләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га җырчының бертуган абыйсы Марат Сөләйманов хәбәр итте.

«Апаны бүген үк җирләрбез, дип уйлаган идек. Ләкин, бәхилләшергә вакытыбыз булсын өчен, төнгә яныбызда калдырырга уйладык», – диде ул.

Мәрхүмә белән хушлашу Кече Шилнә мәчете каршында 10.00 сәгатьтә узачак.

Эльмира Сөләйманова бүген иртән вафат булды.  Абыйсы Марат сүзләре буенча, Эльмирага инфаркт булган. 

Эльмира Сөләйманова җырлары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100