news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды

Аны Чаллыда җирлиләр.

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды
"Татар-информ" архивы

Бүген иртән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булган. Бу турыда «Матбугат.ру» хәбәр итте.

«Кайгылы хәбәрне «Матбугат.ру»га баянчы Алмаз Рәхимов җиткерде. Шушы минутларда билгеле булганча, Эльмира Сөләйманова бүген Чаллының «Молодежное» зиратында җирләнәчәк. Аның белән хушлашу Чаллының ЗЯБ бистәсендә Комаров ур., 34/2 адресы буенча урнашкан БСМПның моргы янында 13:00 сәгатькә тәгаенләнгән», диелә бу хәбәрдә.

Эльмира Сөләймановага 40 яшь иде.

Соңрак билгеле булганча, җирләүне иртәгәгә күчергәннәр. «Төгәл вакыты әлегә юк», дип хәбәр итте «Матбугат.ру».

Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, №16 мәктәптә укыган. 2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елда – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире белән бергә ике бала – малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр иде.

Эльмира Сөләйманова җырлары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100