news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасын ремонт ясалганнан соң журналистларга тәкъдим иттеләр

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасын ремонт ясалганнан соң журналистларга тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында төп ремонт эшләре төгәлләнгән. Бүген журналистларга бина буйлап экскурсия үткәрделәр һәм коллективның «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» беренче татар этно-мюзиклын яңадан торгызулары турында сөйләделәр. Экскурсияне ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов һәм ансамбльнең директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков үткәрде.

«Ниһаять, ремонт төгәлләнеп килә. Төп эшләр инде тәмам, вак-төяк эш кенә калды. Без хәзер үз йортыбызда. Ансамбль 1937 елдан нәкъ менә шушы бинада урнаша. Монда ишекләр дә «җырлый» дип әйтергә яратам, чөнки көннәр буена репетицияләр ясыйбыз. Премьерага да әзерләнәбез: 9 гыйнварда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» мюзиклын яңартып куябыз», - диде Айрат Хәмитов.

Тарихи бинага ремонт ясаган вакытта үзгәрешләр дә кергән. «Репетиция залы өчен өстәмә мәйдан булдырылды: элек репетиция залы 100 квадрат метр мәйданны тәшкил итсә, хәзер ул 150 квадрат метр. Элек анда тегү цехы урнашкан иде, цех хәзер иң аскы катта. Диварны җимерделәр, шул хисапка репетиция залы да зурайды. Шулай ук, бинада профессиональ тавыш яздыру студиясе дә бар. Монда нәрсә иҗат итәбез – барысын да яздырабыз, аннары тыңлыйбыз, анализлыйбыз», - диде Айрат Хәмитов һәм Юрий Жуков.

Ансамбльнең хоры берничә тавышка бүленеп «Ай, былбылым» халык җырын җырлап күрсәтте. «Фонограммага җырлыйсыз, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Радиомикрофоннар киеп чыккач, авызны гына ачып торалар дигән уй туадыр. Чынында исә, һәр чыгышыбызда фәкать җанлы тавыш яңгырый. Хор җырчылары әле генә башкарып күрсәтте – үзегез күрдегез», - дип ачыклык кертте Юрий Жуков.

Журналистларга бинаның иң аскы катында урнашкан тегү цехын күрсәттеләр. «Монда костюмнар тегәләр. Ләкин ул әзер булганчы без фикер алышабыз, бәхәсләшәбез, иҗат итәбез. Барысы да җентекләп уйланып беткәннән соң гына эш башлана. Тукымалар һәм барлык кирәкле материаллар монда саклана», - диде Айрат Хәмитов.

Алга таба костюмнар саклана торган бүлмәне тәкъдим иттеләр. «Хорда җырлаучылар һәм биючеләрнең костюмнары аерым тора. Һәр артист өчен костюм тегелә. Һәркайсының аяк киеме, баш киеме, аксессуарлары бар. Мәсәлән, концертта унбиш номер бар икән, һәр артист унбиш костюм, баш киемен һәм ак киемен алмаштыра. Гастрольләргә чыкканда барлыгы 700-800әр костюм алабыз. Ансамбльгә 78 ел, ул кечкенә була алмый. Ансамбльдә 80гә якын кеше эшли», - диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе.

«Минемчә, без халкыбызны дөньяга танытырга тиеш. Чыгыш ясар алдыннан артистларны тезеп бастырабыз да, костюмнарын, кыяфәтләрен карап чыгабыз. Чөнки без – милләтебезнең йөзе. 80 ел дәвамында без милли сәнгатьне пропагандалыйбыз. Ансамбльнең бай тарихы бар. Безнең коллективта татар халкының һәм милли костюм тарихын, татарларның гореф-гадәтләрен өйрәнеп була. Тамашачыбыз һәм яңа буын өчен боларны саклап, аларга җиткерү бик мөһим. Кемдер бер костюмның икенчесеннән аермасын белмидер. Мәсәлән, сәүдәгәр, морзалар, шәһәр һәм авылда киеп йөргән костюмнар бар. Алар бер-берсеннән аерыла», - ди ул.

Экскурсия ахырында журналистлар белән фикер алышу булды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм директоры төрле сорауларга җавап бирде һәм «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» беренче татар этно-мюзиклы премьерасына чакырды.

  • Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасының проблемалары темасы турында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин чыгышына таянып «Интертат» электрон газетасы язган иде.

  • Мәдәни мирас объекты буенча белешмә. Объект 3 катлы бинаны тәшкил итә. Гомуми мәйданы – 1279,8 квадрат метр. XIX гасырның өчтән беренче өлешендә салынган булырга мөмкин. Бина Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репетицияләре һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге өчен тәгаенләнгән. Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2019 елгы экспертиза нәтиҗәләре буенча, подвал һәм түбә авария хәлендә иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100