news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасында көтелгән ремонт башланган

Ансамбль җитәкчелеге «Татар-информ»га әлеге катлаулы чорда мәгълүмати ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасында көтелгән ремонт башланган
Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов

ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасында күптән көтелгән ремонт башланган. Ансамбль җитәкчелеге «Татар-информ»га әлеге катлаулы чорда бу теманы күтәреп чыгып мәгълүмати ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Сезнең катнашуыгыз безнең өчен файдалы булды – безне ишеттеләр, хәлебезне күрделәр һәм ярдәм итәргә алындылар», - диде «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Ул ремонт башлануы, үзләренең инде күченергә әзерләнә башлавын әйтте.

«Директорыбыз бөтен байлыгыбызны вакытлыча кая урнаштырып торырга дип баш вата. Хореография белән вокалны төрле урыннарга таратып торырга туры килер, мөгаен. Дусларыбыз бар – булышырлар дип өметләнәбез. Без үзебезгә вакытлыча сыенырга өй табарбыз», дип дәвам итте ул.

  • Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасының проблемалары темасын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин чыгышына таянып иң элек «Интертат» күтәреп чыккан иде.
  • Мәдәни мирас объекты буенча белешмә. Объект 3 катлы бинаны тәшкил итә. Гомуми мәйданы – 1279,8 кв.м. XIX гасырның өчтән беренче өлешендә салынган булырга мөмкин.
  • Бина Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репетицияләре һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге өчен тәгаенләнгән.
  • Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2019 елгы экспертиза нәтиҗәләре буенча, подвал һәм түбә авария хәлендә. Бина ишегалдына һәм андагы боксларга ремонт сорала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100