news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәйнең иң җылы көне Worldskills дөнья чемпионатына туры килгән

Профессор Юрий Переведенцев чемпионат башланган көнне температурның +28...+29 градус тәшкил иткәнен әйтте.

Җәйнең иң җылы көне Worldskills дөнья чемпионатына туры килгән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Казанда эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты ачылышы көнне температура +28...+29 градуска кадәр күтәрелгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Галим августта Татарстанда һава температурасы нормадан 1,4 градуска түбән булуын, бер ай эчендә якынча ике айлык норма явым-төшем яуганын әйтте. Ул 175 процент тәшкил иткән. “Иң җылы көн 22 августта иде. Җәйнең иң җылы ае июнь булды”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100