ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ галиме: Көз 19-20 сентябрьдә киләчәк

3 сентябрь 2019, 15:24 , Фото: Султан Исхаков

КФУ галиме: Көз 19-20 сентябрьдә киләчәк Профессор сүзләренчә, бу айда уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәк.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Сентябрь аенда уртача һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Климатик үлчәүләр буенча, быел ул 19-20 сентябрьгә туры килә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

“Яз тәүлекнең уртача температурасы +10 градуска җиткәндә һәм 10 градустан югары булганда, ә көз температура +10 градустан түбән булганда башлана”, - диде галим.

Юрий Переведенцев сентябрьдә уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәген әйтеп узды. Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча бездә сентябрь суык булмаячак. Явым-төшемнәр дә норма чикләрендә, ягъни 50 мм чамасы тәшкил итәчәк”, - дип сөйләде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10