Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зиннур Хөснияр: Казан арты тарихын Тәэминә апа Биктимирова чыгарган китаплардан өйрәндем
Тарих фәннәре кандидаты, галимә һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» дип аталган китапларны тәкъдим итү булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик Зиннур Хөснияр автор нәшер иткән китапларына нигезләнеп тарих өйрәнүен дә белдерде.
«Тәэминә апаның китаплары – бүгенге көндә бик кирәк. Мин үзебезнең Казан арты тарихын Тәэминә апа Биктимирова чыгарган китаплардан өйрәндем. Һәм бик уңайлы булды, архивларга барып йөрисе, анда эзләнеп утырасы булмады. Безнең Тәэминә апа белән авылларыбыз да бик якын урнашкан. Әйткәнемчә, язучы өчен архивта казыну – бик олы һәм четерекле хезмәт. Шуңа күрә дә сезнең басмалар миңа тарихи елъязманың бик күп кызыклы битләрен ачты», – дип сөйләде Зиннур Хөснияр.

Шулай ук ул каләмдәшенә уңышлар теләде.
«Сез бик мөһим, моңарчы ныклап язылмаган темаларны күтәреп чыктыгыз. Үзегез хакында шундый әдәби әсәр, әдәби роман иҗат итәргә вакыт җиткәндер. Сез моңа бик лаеклы! Исән-сау булыгыз, сезгә бик зур рәхмәт», – диде ул.

«Тарихыбызда татар кызлары» китабы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан нәшер ителгән. Ул 268 биттән тора.

- Китапта авторның дистә еллар буе матбугатта басылган һәм Татарстан радиосында ясаган чыгышлары урын алган. Быел Казанның бер басмаханәсендә нәшер ителгән хезмәт киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз