news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков Тәэминә Биктимировага: Сезнең китапларда татар хатын-кызы язмышлары

Шамил Садыйков Тәэминә Биктимировага: Сезнең китапларда татар хатын-кызы язмышлары
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тарих фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың татар хатын-кызларына багышланган китаплары презентациясе үткәрелде. Чара авторның юбилеена һәм китапларын тәкъдим итү уңаеннан оештырылды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та юбилярга мөрәҗәгать итте.

«Тәэминә апа – узган гасырның 90нчы елларыннан ук татар хатын-кызлары темасын күтәреп җибәргән кеше. Безнең бирегә бик зур делегация килде – газета һәм журнал редакцияләреннән. Сезнең китапларда татар хатын-кызы язмышлары, тарихка карата мәхәббәтне дә күрәбез. Хәзер иң мөһиме безгә моны китаплар итеп кенә калдыру түгел, рус телендә дә интернетка чыгару. Башка милләтләр дә укысыннар, белсеннәр. Бу темага Тәэминә апа белән сөйләштек. Китапта язылганнарны без «Татар-информ»да, «Миллиард.Татар» проектында рус теленә тәрҗемә итеп нәшер итә башлыйбыз», – дип билгеләп узды ул.

Садыйков Тәэминә Биктимированың абруйлы тарих һәм әдәбият белгече булуын да ассызыклады.

«Мин «Татмедиа»ның барлык журналистлары һәм шәхсән үземнең исемнән Тәэминә апаны котлыйм. Ул миңа студент вакыттан ук тарих һәм әдәбият буенча сабак биргән шәхес. Әтиемнең дә сабакташы һәм курсташы. Шуңа күрә гаиләбез исеменнән дә тәбриклим, озын гомер, бәхетләр һәм шатлыклар сиңа, Тәэминә апа», – диде ул.

Галимә Тәэминә ханым Биктимирова гомеренең күп өлешен татар хатын-кызларының язмышын ачыклауга багышлаган язучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot