Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров: Тәэминә апа Биктимирова хакында әйткәндә – ул үзе бер дөнья
Бүген тарих фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың татар хатын-кызларына багышланган китапларның презентациясендә мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм шәхсән үзе исеменнән сәламләде.
«Хөрмәтле безнең юбилярыбыз һәм гомумән, безнең милләтпәрвәребез Тәэминә ханым! Тәэминә апа Биктимирова хакында әйткәндә – ул үзе бер дөнья. Хәтта юбилей чарасын да үзенең халык файдасына эшләгән хезмәтләрен тәкъдим итү белән бәйләде. Бүгенге көндә дә Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлектә булган милләтнең сөекле кызы ул үзе дә. Аның барлык мәсьәләгә дә үз фикере бар, фән дөньясында да юлын ерган шәхес. Һәрвакыт бик ирек сөючән, гомумән әйткәндә дә – әтнәлеләр үзләре шундый бәйсезлекне яраткан кешеләр. Озын гомерләр телибез сезгә, әле безнең конгресс белән эшлисе, башкарасы эшләр күп», – дип ассызыклады Данис Шакиров.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының август аенда узган «Милләт җыены»нда «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» китабын Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән килгән делегатларга таратылуын да билгеләде.

«Сезнең барыгызны да Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге исеменнән сәламләргә һәм сезне Тәэминә апа яңа иҗат уңышлары белән тәбрик итәргә шатмын. Иҗатыгыз дәвамлы булсын, исәнлек-иминлек телибез. Татар хатын-кызлары моңарчы гел ничегрәктер күләгәдә кала килде, без алар турында аз язабыз һәм сөйлибез. Бәлки, бу аларның тыйнаклыкларына да барып тоташадыр. Аннары стереотиплар да бар. Тик соңгы арада бу тема республикада да, ил күләмендә күтәрелә. Бүгенге көндә Фәннәр академиясендә дә 60 проценттан күбрәге хатын-кызлар», – диде ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, академик һәм фән докторы Айнур Тимерханов.
Тимерханов чыгышы вакытында Тәэминә Биктимирова язган басмаларның мәгълүмати һәм мәгърифәти рольләрен дә ассызыклап китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз