news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы: Йолдыз Хәлиуллин белән Әмирхан Еники язышкан хаттан илебез тарихын өйрәнеп була

«Ул тыныч кына утыра алмаган, Татарстан өчен борчылып йөргән», - ди Галимҗан Гыйльманов.

Язучы: Йолдыз Хәлиуллин белән Әмирхан Еники язышкан хаттан илебез тарихын өйрәнеп була

Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов фикеренчә, халыкара дипломат Йолдыз Хәлиуллин белән әдип, язучы Әмирхан Еники язышкан хаттан Татарстан тарихын өйрәнергә мөмкин.

«Бу хатларда республика тарихы бар. 1991 елларда дәүләтебезгә азатлык рухы кергән вакыт – Әмирхан ага шуларны язып барган. «Барып, читләп кенә, мәйданны урап кайттым әле», - ди. Әмирхан аганың шулай йөргәнен кем әйтә ала? Ул тыныч кына утыра алмаган, Татарстан өчен борчылып йөргән», - диде ул Татар китабы йортында шагыйрь, язучы Ленар Шәехнең дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Галимҗан Гыйльманов ике шәхеснең хатлар алышуына сокланган. «Әмирхан Еники хәтта аның янына – чит илгә дә барырга тели. Алар бер-берсен ышандыра алган. Әмирхан ага аңа бөтен серләрен язган. Хатларны гына да бер әсәр итеп бастырып була. Алар барысы да әдәби әсәр. Әмирхан ага хатларын әдәби әсәр итеп яза иде: дөрес сүзләр, дөрес җөмләләр. Бер генә артык сүз юк», - ди ул.

Язучы Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китапларын укып чыккан. «Йолдыз абый татарны күтәрә торган шәхес. Ул татарның бөекләр рәтендә булырга тиешле кеше. Ул илләр арасындагы багланышларны тәэмин итүдә һәм дустанә мөнәсәбәт булдыруда гомерен салган кеше. Ә ул вакытта көнчыгыш илләре белән мөнәсәбәтләр шактый катлаулы иде. Монда аларның телен, рухиятен, проблемаларын белү кирәк», - диде ул.

«Аның өстәлендә Омар Хайям һәм Джордж Байрон китаплары торган. Бер караганда, Йолдыз абый гуманитарий булса, икенче яктан, кинәт кенә квант физикасы белән кызыксына башлый. Бу физиканың иң югары ноктасы, иң авыр өлкәсе. Бу өлкәгә аны Нобель премиясе лауреаты, физик Абдус Салам җәлеп итә. Ул аның турында китап та яза», - диде Галимҗан Гыйльманов.

Язучы Йолдыз Хәлиуллинны илләр арасындагы дипломатик тормышны җайлаучы кеше булуын әйтте. «Ул кайда эшли, шул илдә зур вакыйгалар була. Шуңа күрә кайда кыенлык – шунда Йолдыз абыйны җибәрә торган булганнар. Дипломатик тоемлавы, белеме булмаса, ул аны эшли алмас иде, билгеле. Бу бөтен яклап та кызыклы китап. Һәр битендә кызыклы деталь бар», - дип бәяләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100