news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев дипломат Йолдыз Хәлиуллин турында: Анда мин-минлек дигән әйбер юк

«Ул искиткеч тыйнак. Урамда очратсаң, «бу шундый дипломат, гыйлем иясе», дип уйламассың», - ди язучы.

Ринат Мөхәммәдиев дипломат Йолдыз Хәлиуллин турында: Анда мин-минлек дигән әйбер юк
Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татар иле» федераль газетасының баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев дипломат Йолдыз Хәлиуллин белән танышлыгы турында сөйләде.

«Ул озак еллар океанология институтында галим Роберт Нигъмәтуллинның фәнни киңәшчесе булып эшләде. Татар тарихы, икътисад мәсьәләләре турында сөйләшергә ярата. Йолдыз абый төпле, акыллы кеше. Ул искиткеч тыйнак. Урамда очратсаң, «бу шундый дипломат, гыйлем иясе», дип уйламассың. Аның табигатендә мин-минлек дигән әйбер юк», - диде ул Татар китабы йортында шагыйрь, язучы Ленар Шәехнең халыкара дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Ринат Мөхәммәдиев китапның инглиз, төрек һәм кайбер көнчыгыш телләрендә басылып чыгарга лаек булуын, китапларны пропагандалау буенча ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

«Йолдыз абыйны үзе белән танышканчы исемен ишетеп белә идем. Мин Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә бервакыт язучы Әмирхан Еники җитди сорау белән кабинетка керде. Непалга Йолдыз Хәлиуллин янына очрашуга барырга кирәклеген әйтте. Өч-дүрт ай сөйләшүләр дәвам итте, барысы да җайланганнан соң, дөньяда үзгәрешләр булды. Әмирхан абый бара алмый калуын авыр кичерде», - дип искә алды ул.

Язучы Мәскәүдә үзенең татарлыгы белән горурланып яшәүче татар зыялылары барлыгын искәртте. «Йолдыз Хәлиуллин – шундыйларның берсе. Рус телен ипилек-тозлык белә башласалар, татарлар татарча сөйләшми башлый. Ә Йолдыз абыйның бервакытта да чит тел сүзен кыстырып сөйләшкәнен хәтерләмим», - ди ул.

«Ленар Шәех Йолдыз абыйның китабын бастырып чыгаруын ишеткәч, аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды. Бездә күбрәк «яңгыравыклы-кыңгыравыклы», үз-үзен рекламалап йөри торган кешеләр турында язарга яраталар. Ә Йолдыз Нуриевичка боларның берсе дә хас түгел, ул мин-мин дип тә йөри алмый. Һәрвакытта ярдәм кулын сузарга әзер. Хезмәтләрнең берьюлы ике телдә басылуы – көтелмәгән зур яңалык», - диде ул.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин китапларның артык зур булмавы хәзерге заман укучысы өчен уңайлы булуын әйтте. «Шәхеснең үзендә искиткеч тирәнлек ята. Алар Әмирхан Еники белән хатлар язышкан. Күпләр өчен остаз һәм үрнәк әдип теләсә кем белән язышмас иде. Дипломатлар өчен дөньяны көйләү – гаҗәеп зур миссия. Шул ук вакытта тамырларыңны да онытмау мөһим. Йолдыз абый барыбыз өчен зур үрнәк», - ди ул.

  • Очрашуда татар зыялылары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100