news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ленар Шәехнең дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган китабы тәкъдим ителде

«Физика, галәм, дөньяда барган төрле процесслар – аны төрле өлкә кызыксындыра һәм ул үзенең язмаларын матбугат аша җиткерә», - ди китап авторы.

Казанда Ленар Шәехнең дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган китабы тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

Татар китабы йортында шагыйрь, язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Ленар Шәех дипломат-галимнең шәхес буларак кызыклы булуын әйтте. «Дөньядагы һәр вакыйгага, һәр нәрсәгә үз фикере бар. Бик күп телләрне белүе дә тормышында ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Ул бик эчкерсез кеше. Шул ук вакытта серле дә. Китапны әзерләгән вакытта сораулар туганда үземә дә эзләнергә туры килде. Бер китапны әзерләр өчен бер ай вакыт үтте. Китапның рус вариантын да мин әзерләдем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Йолдыз абыйның дипломат буларак эшчәнлеген күрсәтергә омтылдым. Ул һәрвакытта да үз фикерен әйтә, һәр нәрсәдән дипломатия эзли. Фәнни өлкә дә аның тормышында зур урын били. Әнисе һәр кеше белән уртак тел таба алган, җайлап, үз сүзен әйтә торган булган. Йолдыз абыйга да нәкъ шул сыйфат хас», - ди автор.

Китап Йолдыз абыйның туган авылы, балачагы, нәсел-нәсәбеннән башлана. Мәктәптә, университетта белем алуы, хәрби хезмәте һәм дипломатик эшчәнлеге турында бәян ителә. Китапның татарчасы – 300, русчасы 500 данә белән «Ак бүре» нәшриятында чыккан.

Ленар Шәех әйтүенчә, Йолдыз Хәлиуллин китаплардан канәгать калган. «Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә яши, аңа 85 яшь. Без аның белән әңгәмәләр оештырган идек. Ул бик сөенде. Дипломатия эшчәнлегеннән киткәннән соң, ул үзенең урынын югалтмый, фән өлкәсенә кереп китә. Физика, галәм, дөньяда барган төрле процесслар – аны төрле өлкә кызыксындыра һәм ул үзенең язмаларын матбугат аша җиткерә», - диде ул.

«Чит илләрдә яшәү дәверендә анда яшәп каласы килү теләге беркайчан да тумады. Син кем генә булсаң да, нинди генә зур кеше булсаң да, үз илеңнән дә кадерлесе юк. Киткәннәр барыбер кире кайта. Туган җир белән элемтәләрне беркайчан да мәңгелеккә өзеп булмый», - дип әйтә дипломат-галим.

  • Дипломат Йолдыз Хәлиуллин 1936 елның 25 сентябрендә Әгерҗе районы Кызыл Яр авылында туа. Аның 40 елга якын гомере СССР һәм Россиянең Индонезия, Пакыстан, Румыния, Непал, Мальдивлар, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казакъстандагы илчелекләре белән бәйле, 20 елдан артыгын галимлек, язучылык эшчәнлеге алып тора.
  • Ул - дипломатиянең тарихы һәм бүгенгесе, тышкы сәясәт, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны, Арктика, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият, Шәрык һәм башка өлкәләргә караган егермегә якын китап, йөзләгән мәкалә авторы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100