Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучы, публицист Рәфикъ Юныс белән хушлашу «Татмедиа» бинасында узачак
Рәфикъ Юныска 77 яшь иде.
![Язучы, публицист Рәфикъ Юныс белән хушлашу «Татмедиа» бинасында узачак](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/1/19/b12ddd9f16a0c383c811309b651a7abb722ad0936b8137f5d846ab778686.png)
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ). «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары, язучы, шагыйрь, милли хәрәкәт активисты Рәфикъ Юныс белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт), «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексы фойесында булачак.
Рәфыйк Юныска 77 яшь иде. Мәрхүм туган авылында — Арча районының Кәче авылында җирләнәчәк, диде журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында Арча районы Кәче авылында туган. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Татарстан яшьләр», Идел» журналында эшли, 2005 елдан — «Казан утлары» журналында, соңгы елларда баш мөхәррир урынбасары.
Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Биш китап авторы — «Вакыт чылбыры» (шигырьләр), «Җирдә яшим» (шигырьләр), «Учтагы песнәк» (шигырьләр, поэма), «Сүнгән яшен» (шигырьләр, шигъри хикәя), «Син һәм мин» (шигырьләр), «Татарстан референдумы» (тарихи хроника).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз