Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан утлары» журналы хезмәткәре Рәфикъ Юныс вафат
Журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Рәфикъ Юныска 77 яшь иде.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Озак еллар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган Рәфикъ Юнысов бүген вафат булган.
«Казан утлары» журналы кайгылы хәбәр җиткерде. Редакциябездә зур югалту: озак еллар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкарган Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта мәрхүмнең хатыны Дания ханым хәбәр итте», диелә хәбәрдә.
Мәрхүм белән хушлашу вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз