news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язгы ярминкәләр 18 мартта башланачак

Язгы ярминкәләр 18 мартта башланачак
"Татар-информ" архивы

Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга багышланган язгы ярминкәләр 18 марттан башлана. Бу хакта Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооператив вәкилләренең 2018-2022 ел нәтиҗәләре буенча XX гомуми отчет-сайлау җыелышында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан язгы ярминкәләрне үткәрү көннәре расланды. Алар 18 марттан 22 апрельгә кадәр үткәреләчәк», – диде министр.

Узган ел ярминкәләр 19 марттан 23 апрельдә үткәрелгән. Ярминкәләрдә 2,1 млрд сумлык продукция сатылган. 2019-2022 елларда ягулык материалларына чыгымнарны каплауга бюджеттан 38 млн сум бирелгән.

Министр ярминкәләрдә актив катнашучы кулланучылар җәмгыяте һәм кооперативларын да билгеләп үтте. Узган ел җәмгыять оешмалары 200 млн сумлык продукция саткан.

«Шәһәр ярминкәләрен үткәрүдә кооператорлар да актив катнашты, бу азык-төлеккә бәяләр артуны тоткарларга һәм республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», – диде Марат Җәббаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot