news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Җыелышта берлекнең 2023 елга әзерләнгән проекты һәм карарлары бертавыштан кабул ителде.

Татарстан кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
Энҗе Габдуллина

Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооператив вәкилләренең 2018-2022 ел нәтиҗәләре буенча XX гомуми отчет-сайлау җыелышы үтте. Җыелышта берлекнең 2023 елга әзерләнгән проекты һәм карарлары бертавыштан кабул ителде.

Отчет-хисап җыелышын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды. Чарада Россия федерациясенең Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк идарә рәисе урынбасары Виталий Бродский да катнашты.

Кулланучылар берлеге рәисе Рашат Шәймәрданов оешманың эшчәнлек нәтиҗәләре, киләчәк елларга куелган бурычлары белән таныштырды. Җитәкче чыгышында оешманың халыкка пандемияне үткәреп җибәрергә булышуын, мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм чаралары күрсәтүен билгеләп үтте. Җитәкче кооперативларда эшләүче кадрларга игътибарны арттыруны сорады.

«Совет елларында «Кадрлар бөтенесен дә хәл итә» дигән сүзләр әле дә актуаль. Кайда да югары һөнәри әзерлекле кадрлар кирәк. Яшьләрне стипендия, укып бетерү белән эш урынын гарантияләп укытырга кирәк. Хаталарны төзәтергә вакыт җитте, җәмәгать», – диде Рашат Шәймәрданов.

Кулланучылар җәмгыяте халыктан йон, сөт, дару үләннәре җыю, бәрәңге һәм яшелчәләр сатып алу белән дә шөгыльләнә. Узган ел 14 928 центнер йон, 6795 тонна бәрәңге, 5061 тонна яшелчә җыеп алынган. Кооперативларда колбаса продукциясен әзерләү 192 процентка, балык – 80 процентка, кондитер эшләнәмәләре әзерләү 57 процентка арткан.

Җыелышта оешманың икътисад мәсьәләләре дә каралды. Кулланучылар оешмасы берлегенең ревизия комиссиясе, финанс-икътисад идарәсе рәисе Лилия Шакирова матди чаралар тулы көчтә контрольдә тотылмый, дип белдерде. «Районнарда матди чараларны һәм мөлкәтне рациональ куллану буенча тулы контроль юк. Оешмада 1 миллион 650 мең сум урланган. Бөтен очраклар да ачыкланган», – дип сөйләде ул.

Кулланучылар берлегенең отчет-сайлау җыелышына Марат Җәббаров йомгак ясады. Министр җәмгыятьнең эшчәнлеген югары дип бәяләде. Ул Биектау белән Алабуга районнарында эшчәнлек кимүен әйтте һәм бу сорауны аерым контрольгә алырга кушты.

«Оешма эш коллективларын саклап кала алды. Читтәге район, авылларны беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү – кулланучылар җәмгыятенең төп бурычларының берсе. Республикада 3073 торак пунктында мобиль сәүдә форматы хезмәт күрсәтә. Сезнең эшчәнлек конкуренция, азык-төлек продуктларының сыйфатын күтәрү, республикада сәламәт туклануны популярлаштыруда ярдәм итә. Бөтен коллективка зур рәхмәтемне белдерәм», – диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100