news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чәчү эшләрен башкару өчен Татарстанга 20 млрд сум акча кирәк

Министр сүзләренчә, иң зур чыгымнар минераль ашламаларга тотыла.

Язгы чәчү эшләрен башкару өчен Татарстанга 20 млрд сум акча кирәк
Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Республика аграрийларына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20,1 млрд сум акча кирәк. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов әйтте.

"Язгы чәчү эшләренә 20,1 млрд сум капитал кирәк. Шуның 7,5 млрд. сумы минераль ашламаларга. Бу - бер гектар җиргә 65 кило исәбеннән санаганда. Ягулык-майлау материалларына 3,6 млрд. сум,  үсемлекләрне саклау өчен химик чараларга 2,3 млрд сум, техниканың өзлексез эшен тәэмин итү өчен запас частьларга 1,6 млрд сум кирәк",- диде Марат Әхмәтов. Шулай ук 1,3 млрд сумлык чәчү орлыгы кирәклеген дә искәртте.

Министр сүзләренчә, язгы-кыр эшләрендә катнашкан хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен 1,6 млрд сум акча кирәк.
2018 ел чәчүенә дип 367 мең тонна орлык чәчелгән. Бу барлык ихтыяҗның 105 процентын тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100