Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язгөл Рәхимова: Кытай студентларын татар тарихының Болгар чоры кызыксындыра
Галимә, тарих фәннәре кандидаты Язгөл Рәхимова Гонконг университетында татарлар турында инглиз телендә лекция укыган. «Язгөл Рәхимованың «Татар мирасы» дигән сәгать ярымлык лекциясе татарның килеп чыгышын, үткән юлын һәм, гомумән, бүгенгәчә барлык тарихын үз эченә ала. Әлбәттә, дин турында да мәгълүмат бирелә», – диде Илшат Рәхимбай «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Язгөл Рәхимова лекциясен инглиз телендә сөйләгән. Гонконг студентларына лекция кысаларында Татарстан турында төшкән ролик та күрсәтелгән.
«Күбрәк Болгар чоры һәм ислам дине кабул ителү белән кызыксындылар», – ди Язгөл Рәхимова.
Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай һәм галимә Язгөл Рәхимова гаиләсе Кытайда татар мәдәниятен пропагандалый: Илшат, «Микулай»ны күрсәтеп, Татарстанда төшерелгән Россия фильмы белән таныштырса, Язгөл татар тарихы буенча мәгълүмат бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз