news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Гонконг университеты кинозалында күрсәтелгән

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Гонконг университеты кинозалында күрсәтелгән

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Гонконг университеты кинозалында эксклюзив күрсәтелгән.

«Азиянең иң борынгы һәм дәрәҗәле уку йортларының берсендә күрсәтелгән бу фильмны Гонконгта Россиянең генераль консуллыгы дипломатлары да карады», дип хәбәр итте консуллык хәбәренә сылтама белән Илшат Рәхимбай «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Илшат Рәхимбайның кинокартинасы Кытайда беренче мәртәбә күрсәтелә һәм ике илнең мәдәни календаренда әһәмиятле вакыйга булды», диелгән хәбәрдә.

Фильм күрсәтүне рус теле укытучысы Әмир Маликов оештырган. Аның билгеләп үтүенчә, студентларда Россия мәдәниятенә кызыксыну зур. Мондый чараларда заллар тулы була.

Фильм күрсәтүдә Илшат Рәхимбай үзе дә катнашкан. Фильм күрсәтелгәннән соң җанлы әңгәмә оештырылган, дискуссия дәвамында авторга күп сораулар бирелгән.

  • «Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге монопьесасы мотивлары буенча Илшат Рәхимбай командасы тарафыннан төшерелгән иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot