Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы студентларга ИЖ-53М пневматик пистолетлары тапшырачак
Студентлар берләшмәләре арасында үткәрелгән җәмәгать тәртибен саклау бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егетләр һәм кызларны бүләкләячәкләр.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Студентлар берләшмәләре арасында үткәрелгән җәмәгать тәртибен саклау бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Татарстан егет һәм кызларын ИЖ-53М пневматик пистолетлары (яки аның эквиваленты) белән бүләкләячәкләр. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Заказ бирүче – Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
Документта әйтелгәнчә, заказны үтәүче килешү төзегәннән алып 5 көн дәвамында 4,5 мм/177 калибрлы 74 пневматик пистолет тәкъдим итәргә тиеш. Бер пистолет 2700 сум тора. Тендерның гомуми бәясе 199 800 сумны тәшкил итә.