news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында эчендә наркотик яшерелгән бисквитлы рулетлар табылган

Мәскәү – Уфа юлында полицейскийлар автомобильдә кондитер эшләнмәләре алып баручы 33 яшьлек пассажирны тоткарлаган.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында полицейскийлар эчендә наркотик яшерелгән бисквитлы рулетлар тапкан, дип хәбәр итә “Новости Зеленодольска” басмасы.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәү – Уфа юлында туктаткан машинадагы 33 яшьлек пассажир пакетындагы кондитер эшләнмәләрен тикшергән. Анда рулетлар эчендә билгесез матдәле кечкенә пакетлар табылган. Экспертиза пакетларда синтетик, шулай ук үсемлек наркотиклар булуын ачыклаган.

Ачыкланганча, тоткарланучы иректән мәхрүм ителүчеләр утырган урыннан берничә ай элек кенә азат ителгән булган. Ир-ат Мәскәүдән Челябинскига юнәлгән булган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100