news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь фотограф Казанда фотокүргәзмә мәйданы һәм фотографлар мәктәбе булмавын әйтте

Карина Арутюнян фикеренчә, яшьләр фотография сәнгате белән кызыксына һәм алар Татарстанда хезмәт куярга тели.

Яшь фотограф Казанда фотокүргәзмә мәйданы һәм фотографлар мәктәбе булмавын әйтте
Абдул Фархан

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Фотоклуб җитәкчесе, яшь фотограф Карина Арутюнян Казанда фотога төшерү серләренә өйрәтә торган мәктәп кирәклеген әйтте.

«Профессионал фотограф булырга теләк тугач, белемне кайдан алырга белмәдем. Казан сәүдә-икътисад техникумында фотографлар әзерләү буенча курс ачмакчы булдылар, тик нәтиҗәсе булмады. Яшьләргә фотографлар мәктәбе бик кирәк», — диде ул Мәдәният министрлыгындагы чыгышында.

Карина мәсьәләне хәл итү өчен дуслары белән фотоклуб ачкан һәм алар бер-берләренә белем биргән, тәҗрибә белән уртаклашканнар. «Гамәли дәресләрне табигатьтә үткәрдек. Әмма бертөрле юнәлештә генә клубны югары сәнгать юлыннан алып бару гаять кыен», — дип саный ул.

Яшь фотограф бер урында җыела торган мәйдан юклыгын, яшь авторларга халык өчен күргәзмә оештырыр өчен дә мөмкинлекләр булмавын искәртте.

Ул, фотоклуб төзегәннән чыгып, Казанда талантлы яшьләрнең күп булуына инанган. «Алар фотография сәнгате белән кызыксына һәм туган җирләрендә — Татарстанда хезмәт куясылары килә», — диде Карина Арутюнян.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100