news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яшь фермер" V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

Уенның бурычлары – укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, командада эшләү күнекмәләрен булдыру.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ") Россия күләмендә үткәрелгән "Яшь фермер" V интеллектуаль уенның Татарстан төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр гаризаны юлларга кирәк.

"Яшь фермер" проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Уенның бурычлары – укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыру. 4 ел эчендә уенда 41аграр югары уку йортыннан, 29 урта махсус уку йортыннан 4 меңнән артык студент катнашты, ә 2016 елда "Яшь фермер" проектында беренче мәртәбә укучыларның җитештерү бригадалары катнашты.

Уенның федераль этабын уздыру,  җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны бүләкләү 2017 елның язында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100