news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Алтынов паркын 95 млн сумлык федераль грант хисабына төзекләндерәчәкләр

«Уникаль ландшафтлы нарат урманы, урман эчендә сирень аллеясы һәм алма бакчасы сакланып калачак», - диде Михаил Афанасьев.

Яшел Үзәндә Алтынов скверын 95 млн сум күләмендәге федераль грант акчасына төзекләндерәчәкләр. Комаров урамын комплекслы төзекләндерү кысаларында яңа парк булдыру проекты «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында җиңгән.

«Яшел Үзәндә тимер юлы уза, ул шәһәрне ике өлешкә бүлеп тора. Әлеге парк шәһәрнең ике өлешен бәйләячәк. Шулай итеп, Алтынов скверы аша җәяүлеләр шәһәрнең иске өлешеннән яңасына тынычлап йөри алачак», - диде Хөкүмәт йортында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Аның әйтүенчә, хәзер бу урында спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен инфраструктура юк, урман паркы аша транзит уздырылган, тимер юллар аша атлап чыгар өчен җәяүле кешегә юл тәэмин ителмәгән.

«2023 елда тимер юл аша җәяүлеләр өчен юл төзергә ниятлибез. Моннан тыш, трассаны парктан читкәрәк – шәхси йортлар ягына күчерергә карар кылдык. Моны без шундагы яшәүчеләр белән килешеп хәл иттек», - дип аңлатты Яшел Үзән районы башлыгы.

Паркка керү ягында Бөек Ватан сугышы герое – танкист Николай Алтыновка багышланган мемориаль зона барлыкка киләчәк. «Биредә аның бюстын һәм шәһәр үсешенә өлеш керткән Яшел Үзән халкы, сугыш ветераннарына багышланган мәгълүмати такталар урнаштырылачак. Шулай ук паркта сәхнә һәм амфитеатр янында тагын бер мәйданчык барлыкка киләчәк. Төрле яшь төркемнәре өчен балалар мәйданчыгы да булачак», - диде ул.

«Һава сулар өчен уникаль зона гамәлгә ашырыла. Парк агачлар үсеп утырган табигый киңлек булачак. Уникаль ландшафтлы нарат урманы, урман эчендә сирень аллеясы һәм алма бакчасы сакланып калачак. Биредә кечкенә чатырлар, эскәмияләр куелачак, ял зоналары оештырылачак», - диде Яшел Үзән мэры.

  • Искәртеп үтик, Татарстан быел бөтенроссия «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» конкурсында алтынчы тапкыр катнашты. 2018 елдан 2022 елга кадәр республикада 38 иҗтимагый киңлек җиңү яулаган, шуларның 26сы инде гамәлгә ашкан. Федераль бюджеттан грантларның гомуми суммасы 2,5 млрд сумнан арткан. Быел Татарстанның алты шәһәренә 510 млн сумлык грант бүлеп бирелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100