Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга биш ел эчендә иҗтимагый киңлекләрне үстерү өчен 2,5 млрд сум бүлеп бирелгән
Быел «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» конкурсында Татарстанның алты шәһәре җиңү яулаган.
Татарстанның җиде шәһәре «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында катнашып, биш ел эчендә иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә 2,5 млрд сумнан артык акча откан.
«Бәйге башланганнан бирле – 2018 елдан катнашабыз. Быел Татарстан 510 млн сумлык федераль грант отты. Республика куйган җиде гаризаның алтысы җиңде. Алабуга, Яшел Үзән һәм Лениногорскига - 95 млн, Зәйгә - 85 млн сум, Лаеш һәм Болгар шәһәрләре проектын гамәлгә ашыру өчен 70 млн сум акча бүлеп бирелде. Мамадыш шәһәре проекты җиңү яуламады», - диде Хөкүмәт йортында шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина.
«Федераль конкурста җиңгән барлык объектларны да төзер өчен без төрле финанслау чыганакларын кулланачакбыз. Моннан тыш, муниципаль бюджет чыганаклары һәм бюджеттан тыш чыганаклар, объект территориясендә үз бизнесын үстерергә теләгән инвесторлар, эшкуарлар акчалары да тотылачак. Сүз объектны сервис белән тәэмин итү турында бара», - диде ул.
Аның әйтүенчә, проектлар 2023- 2024 елларда гамәлгә ашырылырга тиеш. «Грантта җиңгән шәһәрләрнең бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Гаризалар 2020-2021 елларда да бирелгән иде, ләкин җиңү яуламадылар. Быел проектлар яңадан каралды, территорияләрдә төзекләндерү эшләре алып барылды, гаризаларны башкача формалаштырдык. Мамадыш шәһәре быел янәдән гариза бирәчәк», - диде куратор.
- 2023-2024 елларда төзекләндереләчәк объектлар исемлеге: Алабугада «Шишкин буалары», Яшел Үзәндә Алтынов паркы, Лениногорскида Менделеев урамындагы буалар каскадын үстерү стратегиясе кысаларында спорт кластеры «50 меңнән алып 100 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр» категориясендә 95 млн сумлык грант отты.
- «Халык саны 20 меңнән 50 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр» категориясендә Зәйнең «Яшьләр» паркы җиңде, грант суммасы - 85 млн сум. Лаешның «Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластеры һәм «Спас Болгары» социаль-мәдәни үзәге җитмешәр млн сум отты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз