news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярминкәләрдәге азык-төлекне күчмә тикшерү пунктлары урында бәяләп торачак

Ярминкәдә тәкъдим ителгән азык-төлек сайлап алынган һәм бары яхшысы гына булачак.

Ярминкәләрдәге азык-төлекне күчмә тикшерү пунктлары урында бәяләп торачак
Рамиль Гали

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Хафизова). Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә китерелгән товарларны күчмә тикшерү лабораториясе тикшереп торачак. Бу турыда “Татар-информ”да ярминкәләргә багышланган матбугат очрашуында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев әйтте.

“Без күчмә пунктлар белән ярминкәләргә барабыз. Урында ук тикшереп тиешле документларын бирәбез. Кирәк булган очракта, азык-төлекне тикшерү өчен лабораториягә алып китәбез”, - диде ул.

Ярминкәдәге товарларны тикшерергә Казанның ветеринария-санитария экспертлары бара. Кирәк булган очракта, ит, сөт һәм башка продуктларга экспресс-анализ ясалачак. “Без контроль уздыру гына түгел, бу процесска ярдәм итәргә тырышабыз. Барлык мәйданда безнең хезмәт вәкилләре, инспекторлар була, чараны уздыру дәрәҗәсе югары булсын өчен тырышабыз”, - диде ул.

Ветеринария күзәтчелеге ягыннан килгәндә, азык-төлек сайлап алынган һәм бары яхшысы гына тәкъдим ителергә тиеш. “Йогышлы авырулар булган хуҗалыклардагы азык-төлекне кертмәүне тикшереп торабыз. Транспортировка вакытында таләпләр үтәлешен карыйбыз. Безнең вәкил автотранспортны да , продукцияне дә озата, тикшерә, дезинфекция башкару тәртибен бәяләп тора”, - диде белгеч.

Малларны чалгач, ветеринария-санитария экспертиза белешмәсе бирелә. Итне бары тик элеп куйган килеш кенә транспортировкалыйлар. “Автотранспортның кузовы, итне чаба торган бүкән, астына җәеп куелган материаллар барысы да санитария ягыннан эшкәртелгән булырга тиеш. Ярминкә азагында, бүкәнгә күп иттереп тоз сибеп калдыру мәҗбүри”, - диде белгеч. 

  • Ярминкәләр 14 сентябрьдән башлап Яңа елга кадәр атна саен оештырылачак. Сәүдә мәйданчыкларында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100