Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ярдәм» хәйрия фонды «Ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм» курсын оештырган
«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды һәм шул ук исемдәге мәчетнең матбугат конференциясе барышында фонд оештырган тернәкләнү курслары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Курслар турында фонд советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, мөфти киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов сөйләде.
«Фондыбыз төрледән-төрле курслар һәм чаралар оештырып тора. Мәсәлән, былтыр терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге бозылган кешеләр өчен «Бер-беребезгә ярдәм итәбез» дигән өч курс оештырылды. Анда 75ләп кеше катнашты. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә» дип аталган курслар да узды. Аннары «Ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм» курсларын оештырдык. Бу курсларга хәрбиләрнең аналары, хатыннары һәм балалары җәлеп ителде. Барлыгы 10 гаилә һәм 20ләп кеше катнашты. Безгә тернәкләнергә килүчеләрнең географиясен карасак, илнең һәр төбәгеннән килүчеләр бар», – диде спикер «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тернәкләнү узарга теләүчеләр Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Краснодар, Ставрополь, Ульяновск, Чувашия, Чиләбе, Мәскәү, Марий Эл, Оренбург, Ростов, Пенза, Омск, Дагыстан, Ингушетия һәм башка яклардан килә.

«Тернәкләнергә килүчеләр һәрберсе үзенчәлекле. Бу – илнең төрле почмакларыннан килгән төрле милләт вәкилләре. Ләкин аларның барысын да бер фактор берләштерә – «Ярдәм» хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова тернәкләнүчеләрнең һәрберсенең иң якын туганына әйләнә. Күп очракта курсларга килүчеләр туганлашып, дуслашып бетә», – дип сөйләде курслар турында хәзрәт.
Безнең фонд бик бай дигән сүзләр – миф, дип билгеләп үтте шулай ук журналистлар белән очрашу азагында Баязитов. «Чынлыкта безгә кечкенә генә ярдәм дә комачауламаячак. Шул ук вакытта безнең даими партнерлар башкаларга ярдәм итмичә яши алмый», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз