news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ярдәм» хәйрия фонды матбугат конференциясендә: Максатыбыз бер – игелек эшләү

«Ярдәм» хәйрия фонды матбугат конференциясендә: Максатыбыз бер – игелек эшләү
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды һәм шул ук исемдәге мәчет төрле яшьтәге кешеләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә һәм мохтаҗларга даими рәвештә төрле ярдәм күрсәтә. Бу хакта тулырак республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән узган матбугат конференциясе барышында сөйләделәр. Фонд советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, мөфти киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов инклюзия үзәгендә яңа мөмкинлекләр булдырылачагын билгеләп үтте.

«Ярдәм» инклюзия үзәген төзү дәвам итә. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган төрле категория кешеләр өчен бушлай хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итәчәк. Өч катлы бина лифт һәм уңайлы баскычлар белән җиһазландырылачак. Ай саен үзәккә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә 800гә якын кеше килә алачак. Дәресләр үзәктә дә, өстәмә 500 кешене кабул итә алачак «Дан» инклюзив спорт-сәламәтләндерү комплексында да узачак. Шулай итеп, бирегә аена барлыгы 1,3 мең кеше, ә елына 15,6 меңнән артык кеше килә алачак. Максатыбыз бер – игелек эшләү», – дип белдерде Илдар хәзрәт Баязитов.

Шулай ук матбугат очрашуы барышында пандемия чорында башланган «Тормыш юлы» акциясен дәвам итү турында сөйләделәр. Ул бүгенге көндә системалы рәвештә гамәлгә ашырыла, мохтаҗлар эш көннәрендә социаль ашханә форматында кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бер елда дистәләгән мең кайнар ризык порциясе таратылган. Шулай ук инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү чаралары да дәвам итә. Бер елда мохтаҗларның үтенече буенча 10га якын инвалид коляскасы сатып алынган.

«Безнең фонд төрле проектлар аша кешеләрнең тормышын яхшыртырга тели. Әйтик, тимер рәшәткә артыннан чыккан кешеләргә туры юл күрсәтү, аларны эшле һәм ашлы итү өчен дә кулдан килгәнчә эшләр башкарыла», – дип тә өстәде хәзрәт.

  • «Ярдәм» фонды балалар белән эшләүгә юнәлтелгән объектларын да арттыра. Апас шәһәр тибындагы бистәсендә яңа «Заһретдин» малайлар пансионатын бизәү эшләре төгәлләнеп килә. Комплекста уку елы вакытында 40 бала торып укый алачак. Шул ук вакытта республиканың Балтач районы Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат төзү эшләре дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot