news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ханты-Манси өлкәсеннән Раушания Исхакова: «Ярдәм» Себердәге татарларны да берләштерә

Ханты-Манси өлкәсеннән Раушания Исхакова: «Ярдәм» Себердәге татарларны да берләштерә
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, агымдагы елга яңа максатлар билгеләде. Әлеге темаларга багышланган матбугат конференциясе эшендә журналистлар һәм блогерлар катнашты. Чара кичке аш өстәле янында узды. Ахырдан Ханты-Манси өлкәсеннән танылган җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Раушания Исхакова да фикерләре белән уртаклашып алды.

«Илдар хәзрәт Баязитов чыгышындагы һәр сүз игътибарга лаек иде. Сорауларга канәгатьләндерерлек җаваплар алдык. Аннары мин, җәмәгать эшлеклесе буларак шуны да әйтә алам, «Ярдәм» фонды Себердәге татарларны да берләштерә. Узган ел фонд тарафыннан чыгарылган календарьләрне мәчеттә «Яулык бәйрәме» үткәргән вакытта кыз балалар һәм өлкән яшьтә мәчеткә йөргән апаларга бүләк итеп тараттым. Мин анда «Ярдәм» фонды һәм мәчете турында сөйләдем», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Очрашуда социаль җаваплылык темасына аерым игътибар бирелде. Фонд советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, мөфти киңәшчесе һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов хәйрия эшен даими гадәт итеп башкарырга өндәде. «21 көн рәттән хәйрия эшләп карагыз, яхшылык тормышыгызның бер өлеше булачак», – диде һәм медиа белән эшләүдә ачыклык һәм ышанычның мөһимлеген белдерде.

  • Раушания Исхакова – Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе буларак Себер татарлары тормышында актив катнаша, күптөрле чаралар оештыра. Ул шулай татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot