news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мәрхәмәтлелек йорты төзи башлый

«Мәрхәмәтлелек йортында барлык шартлар булачак», — диде Илдар хәзрәт Баязитов.

«Ярдәм» фонды физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мәрхәмәтлелек йорты төзи башлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов Биектау районы Семиозерка авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мәрхәмәтлелек йорты төзеләчәген әйтте.

«Мәрхәмәтлелек йортын май аенда төзи башларга ниятлибез. Йортта барлык шартлар булачак. Ата-ана тәрбиясендә булган дистәләгән инвалид кеше бар. Аларның ата-аналары өлкән яшьтә. Әйтик, даун авыруы белән авырган ханымның әнисенә 90 яшьтән артып киткән, ата-аналары тәрбияли алырлык хәлдә түгел. Йортка килгән кешеләр вакытлыча гына урнаштырылмаячак», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.

Илдар хәзрәт йортның тыныч җирдә урнашканын әйтте. «Без андый кешеләр өчен махсус аерым йорт төзергә карар калдык. Йортның мунчасы, ял итү зонасы булачак. Сәламәтлек мөмкинлеге чикле булган кешеләр анда рәхәтләнеп тынычлап яши алачак. Хәзерге вакытта йортны проектлау эше бара», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100