news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды сәламәтлеге чикле кешеләр өчен спорт комплексы төзи

«Комплекста паралимпия уеннарында әзерләнер өчен сәламәтлеге чикле булган кешеләр дә шөгыльләнә алачак», — диде Илдар Баязитов.

«Ярдәм» фонды сәламәтлеге чикле кешеләр өчен спорт комплексы төзи
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов сәламәтлеге чикле кешеләр өчен спорт комплексы төзелгәнен әйтте.

«Спорт комплексы төзелеп бетте диярлек. Ул заманча уникаль комплекс. Хәзер соңгы эшләр башкарыла. Комплексны ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгын билгеләп үткәндә май аенда ачарбыз дип уйлыйм. Аның ачылышын йөзләгән сәламәтлеге чикле булган кешеләр көтә. Кайберләре фитнес, түгәрәкләргә язылып куйды», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, комплекста төрле инвалид төркемнәре өчен футбол, волейбол, баскетбол кебек түгәрәкләр эшләячәк. «Паралимпия уеннарында катнашучылар өчен дә махсус тренажерлар булачак. Тренажерлар чит илдән — Америкадан кайтарылды, санкцияләр кертелгәнче Россиягә кайтырга өлгерде, шөкер» — ди ул.

«Аларны паралимпия уеннарына профессиональ рәвештә әзерләргә планлаштырабыз. Андый комплекс башка беркайда да юк. Инвалидлар өчен шөгыльләнергә урын да юк иде, ә сәламәтлеге чикле булганнар бездә бихисап», — диде Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова.

Яңа проект сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Комплексның гомуми мәйданы — 1 309 кв. м. Комплекс заманча җиһазлар һәм тренажёрлар белән җиһазланган.

Беренче катта терәк-хәрәкәт аппараты авырулы кешеләр өчен зал. Икенче катта фитнес зал, кардио-тренировкалар өчен зал да урнашкан. Комплексны төзегәндә уңайлы мохитне тәэмин итү буенча барлык таләпләр дә исәпкә алынган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100