Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәликә Гыйльметдинова Луганск шәһәреннән алты баланы асрауга алачак
«Балаларга 10-15 яшь, документ эшләрен җыю бара, аларга урын әзерләп куйдык», — диде ул.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова үзенә асрауга Луганск шәһәреннән начар ишетә торган алты баланы алачак.
«Якын арада без тагын алты бала алырга ниятлибез. Аларның барысы да Луганск шәһәреннән. Хәзерге вакытта балаларны алу өчен килештерү эшләре алып барыла. Ул балалар хәзер Дондагы Ростов шәһәрендә», — дип аңлатты Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.
Мәликә Гыйльметдинова әйтүенчә, балаларга 10-15 яшь. «Хәзер аларга Россия Федерациясе гражданлыгын алырга кирәк, документ эшләрен җайлау бара. Аларга урын әзерләп куйдык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Ул балалар Мәликә ханымны әни дип йөртә. Бүгенге көндә „Ярдәм“ фонды начар күрүчеләрне, начар ишетүчеләрне, дцп диагнозы белән авырган, инвалид-коляскада йөргән кебек сәламәтлеге чикле булган кешеләргә махсус пансионатларыбыз бар. Аның берсе Балтач районы Бөрбаш авылында (анда күп балалы гаиләләрдән килгән малайлар тәрбия ала), икенчесе — „Сөләйман“ комплексында булачак», — диде Илдар Баязитов.
Галерея: «Ярдәм» мәчетендә ел нәтиҗәләренә йомгак ясау буенча очрашудан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз