news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллыда тагын ике кеше кызамык белән авырый

Биредә тимгелле һәм йогышлы авыруга шик булган һәр баланы сырхауханәгә салалар.

Яр Чаллыда тагын ике кеше кызамык белән авырый
Михаил Захаров/архив, Султан Исхаков

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Яр Чаллыда бүгенге көндә дүрт кеше кызамык белән авырый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов шул хакта белдерде.

  • Яр Чаллыда кызамык авыруының дүрт рәсми очрагы теркәлгән.

“Бүгенге көндә безгә тимгелле һәм йогышлы авыруга шик булган һәр баланы сырхауханәгә салырга туры килә. Контактта булган бөтен кешене сырхауханәгә салып бетерү өчен, безгә Тукай районы хастаханәсенең профилен үзгәртергә туры килде”, - диде Сергей Осипов.

  • Кызамык – көчле йогышлы авыру, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, шулай ук, конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100