Яр Чаллы театры Мәскәүдә чыгыш ясый
Спектакль мәңгелек темалар - мәхәббәт, гаилә проблемаларын чагылдыра.
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Яр Чаллының Татар дәүләт драма театры Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясаячак. 6 декабрь көнне башкала тамашачылары Рабит Батулла әсәре буенча "Яшь аралаш көлү" спектаклен карый алачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Спектакль мәңгелек темалар - мәхәббәт, гаилә проблемаларын чагылдыра. Тирән психологик эчтәлекле спектакльдә театрның иң профессиональ артистлары уйный, диелә хәбәрдә.