news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллы һәм Әлмәттә онкологиядән дәвалау өчен яңа үзәкләр төзеләчәк

Татарстанда онкологик кластерга игътибарны тагы да көчәйтергә уйлыйлар.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллы һәм Әлмәттә яман шеш белән авыручыларны дәвалау өчен яңа үзәкләр төзү ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

“Без онкологик кластерга җитди игътибар бирәбез. Рак таралышы балалар һәм олылар арасында да артты. Шуңа күрә Татарстан Президенты тарафыннан бөтен онкология хезмәтен модернизацияү күрсәтмәсе бирелде”, - диде министр.

Чаллыда Республика онкологик диспансерның филиалын – нур терапиясе бүлеге белән амбулатор-онкология үзәген булдыру ниятләнә. Әлмәттә радиология үзәге төзергә җыеналар.

“Яр Чаллы, Әлмәттә яшәүчеләр Казанга бармыйча да вакытында дәвалау алачак”, - дип әйтте Марат Садыйков.

Әлмәттә радиология үзәген 2019 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Элек Әлмәттә дә, Чаллыда да радиология алымы белән дәвалау булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot