ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар

30 октябрь 2018, 11:37 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда якын киләчәктә өч яңа сырхауханә төзү ниятләнә. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

"Учреждениеләрне алдагы өч елда төзү планлаштырыла. Яңа Савин районында “Татнефть-арена” сарае каршында балалар сырхауханәсе, Киров районында олылар өчен сырхауханә төзү ниятләнә", - диде министр.

Марат Садыйков республика офтальмология хастаханәсе территориясендә дә сырхауханә төзеләчәген әйтте.

Бу эшләр тармакта 2019-2021 елларга каралган өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кергән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10