news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгында йортсыз калган Эчкен халкына төрле төбәк мөфтиятләре йортлар салып бирәчәк

Төбәк мөфтиятләре һәм эшмәкәрләр бушка биш йорт төзиячәк.

Янгында йортсыз калган Эчкен халкына төрле төбәк мөфтиятләре йортлар салып бирәчәк
Энҗе Габдуллина

Курган өлкәсендәге зур янгыннарда йортсыз калган Эчкен-Йолдыз авылына Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Самара һәм Нижневартовск мөфтиятләре һәм җирле эшмәкәрләре йортлар салып бирәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Эчкен авылының Координацион советы вәкилләре белән оештырылган киңәшмәдә әйтте.

«Чувашиянең Шыгырдан авылы йорт төзиячәк. Башкортстаннан вәкил килде, Удмуртия, Самара, Нижневартовск белән килешеп бетеп, исемлектән кешеләрне сайлап алырга кирәк. Мөфтиятләр һәм бизнесменнар бушка биш йорт салып бирәчәк. Аларга урыннар биреп, тизрәк төзелешне башларга кирәк. Июнь дәвамында егерме биш йортка чыксак, яхшы булачак», – диде Васил Шәйхразыев.

Ул шулай ук «Татнефть» оешмасының да тиздән төзелеш эшләрен башлаячагы турында әйтте.

«Татнефть» янгыннан зыян күргән Эчкен (хәзерге атамасы Юлдус - Йолдыз) авылына тиз арада сафка бастырыла торган 10 йорт юллау турында карар кабул иткән, дип хәбәр иткән идек

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100