news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Эчкен авылында йорт төзелешләрен тикшерә

Васил Шәйхразыев Эчкен авылында йорт төзелешләрен тикшерә

Янгында зыян күргән Эчкен-Йолдыз авылына Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән килде.

Беренче эш итеп ул Эчкен авылында янгында зыян күрмәгән мәчеткә керде. Аннары мәктәптә авылның Координацион совет вәкилләре белән йортлар төзелеше буенча киңәшмә уздырды.

«Без 1 сентябрьгә ориентлашырга тиешбез. Ике көннән янгынга утыз көн була. Шушы вакытта ике кеше фундаментка чыккан. Мондый темплар белән 1 сентябрьгә 20 йорт кына салып чыга алабыз. Сентябрьгә кадәр өйләрнең түбәләрен ябарга кирәк», - диде Васил Шәйхразыев.

Киңәшмәдә Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Шадрин район башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Косовских, Башкортстан республикасы һәм Свердловск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Эчкен-Йолдыз авылында 223 йорт янып бетте. Төзелеш министрлыгы стандартларына туры килгән 110 хуҗалыкка 1 квадрат метрга 57 мең бирелә торган сертификат бирелгән. 35 хуҗалыкка стандартлар буенча 500 мең күләмендә акча бирелә. 37 хуҗалыкка акчалата ярдәмнән баш тартылган.

Васил Шәйхразыев беренче чиратта сертификат ала алмаган кешеләргә ярдәм оештырылачагын әйтте.

«500 меңгә йорт салып булмый. Хәйриячеләрне без бернинди ярдәм дә эләкмәгән, яки 500 мең алган кешеләргә бирәчәкбез. Беренчеләрдән, туганнары махсус операциядә булган, шулай ук күп балалы гаиләләргә булышырга кирәк», - диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100