news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Татар бистәсе зиратында дин әһелләре каберләренә QR-кодлар куела башлады

Яңа Татар бистәсе зиратында дин әһелләре каберләренә QR-кодлар куела башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мөселман зыялылары каберләре чардуганнарына QR-кодлар урнаштырганнар. Башлангыч инициаторы – Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе. Бу хакта әлеге зиратта дин әһелләрен искә алу чарасында хәбәр иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Агымдагы елда беренче мәртәбә 12 дини остазыбызның каберенә QR-код урнаштырдык. Код ярдәмендә әлеге урында җирләнгән шәхес хакында мәгълүмат белән таныша аласыз. Әлеге яңарыш 2 көн элек кенә пәйда булды. Бу изге эш беренче чиратта – тәрбия чарасы һәм тарихны саклау ниятеннән башкарылды. Бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен эшләнгән гамәл бу. Күрсәткеч кодларны тагы да дистәләгән шәхесләргә куярга исәплибез. Әлбәттә, финанс мәсьәләсе дә бар, аны үзебез күтәрдек», – дип сөйләде Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ильяс хәзрәт әйтүенчә, QR-кодлар Габдулхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Мингалиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, тарихи остазлар Мөхәммәтсадыйк Галикаев, Шәяхмәт хәзрәт Иманколый кебек танылган дини шәхесләр каберләренә беркетелгән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Күренекле дин әһелләрен, ишаннарны искә алырга, алар рухына догалар кылырга ел да киләбез. QR-кодлар кую - бик күркәм күренеш. Заманнан артта калышмаска кирәк, хәзер 5 яшьлек оныкларыбыз да QR-код, дип сөйләшәләр. Яшьләр, чит илләрдән туристлар килсә дә мондый кодлар аларга ярдәм итәчәк. Зиратның эчке өлешләрендә үк җирләнгән зур шәхесләребез бар, аларның каберенә дә игътибар юнәлтергә кирәк, дип уйлыйм. Язучылар, артистлар, рәссамнар каберләре биредә бик күп. Аларга да шундый алымны кулланасы, QR-код куясы иде», – диде билгеле язучы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Ул шулай ук бу зиратта җирләнгән шәхесләргә багышлап китаплар, брошюралар нәшер итү кирәклеген әйтте. Бу эшне язучылар башлаган да булган, ләкин әлегә тукталып калган. Аның сүзләренчә, ул бу хезмәтне җанландырып җибәрергә җыена.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Искә алу чарасында катнашучы мәдрәсә шәкертләре дә QR-кодларның бик уңайлы булуын әйтте. Алар бу алымның аеруча файдалы булуын ассызыкладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100